news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кукмара аграр көллияте студенты "Татар-кызы – 2017" бәйгесендә катнашты

Ул диплом һәм сертификат белән бүләкләнде

(Кукмара, 3 декабрь, "Татар-информ", "Хезмәт даны"). Арча педагогия көллиятендә урта һөнәри белем бирү учреждениеләре студентлары арасында "Татар кызы – 2017" бәйгесе булып узды, дип яза kukmor-rt.ru сайты.

Бәйгедә барлыгы 38 конкурсант катнашты. Конкурс берничә этаптан торды: үз халкыңның тормышын, яшәешен, мәдәниятен тирәнтен белергә, татар теленең кайбер законнарын, язу тарихын, бөек галимнәрне искә төшерергә кирәк иде.

Анда безнең Кукмара аграр көллиятенең 701нче төркем студенты Лидия Михайлова уңышлы чыгыш ясап, 3нче призлы урынга лаек булды, диплом һәм 5000 сумлык сертификат белән бүләкләнде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100