news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кукмара аграр көллияте студентлары саклагыч битлекләр тегә

Көллият укучылары көнгә 200гә якын битлек җитештерә.

Кукмара аграр көллияте студентлары саклагыч битлекләр тегә

(Кукмара, 26 март, «Татар-информ», «Хезмәт даны»). Ресурс үзәгендә укучы Кукмара аграр көллияте студентлары саклагыч битлекләр тегә башлады. Яңа коронавирус инфекциясе таралу һәм даруханәләрдә медицина битлекләре дефицит булу сәбәпле, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы республика көллиятләрен әлеге эшкә җәлеп иткән. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

 Көллият укучылары көнгә 200 битлек җитештерә. Производствога өйрәтү мастеры Елена Артемьева белән бергә кызлар башта аның технологиясен өйрәнгәннәр.

 «Битлекләрне 19 мартта тегә башладык. Бу вакыт эчендә бер меңгә якын битлек әзерләнде. Беренче партияне Казанга җибәрдек инде. Эш оператив рәвештә алып барыла: кемдер тегә, кемдер үтүкли… Эше беткәне башкаларга ярдәм итә», — дип сөйләде Елена Артемьева. 

 Студентлар битлекне карантин тәмамланганчы тегәчәк. Көллияттә 500 студент белем ала, хәзерге вакытта алар дистанцион рәвештә укый.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100