news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кукмара аграр көллияте студентлары республика бәйгесендә катнашты

Егетләр иҗади бәйгедә икенче урынны алды.

(Кукмара, 27 сентябрь, "Татар-информ", "Хезмәт даны"). Казанның ЮХИДИ идарәсе территориясендә "Автосессия – 2017" республика бәйгесенең финалы узды. Чарада республиканың шәһәр һәм районнарыннан 69 студент катнашты. Алар арасында Кукмара агар көллиятендә белем алучылар да бар иде, дип яза kukmor-rt.ru сайты.

Бәйгедә катнашучылар юл йөрү кагыйдәләре буенча имтихан тапшырды, махсус мәйданчыкта үзләренең автомобильдә йөрү осталыкларын күрсәтте. Шулай ук алар юлларда иминлекне тәэмин итүгә юнәлдерелгән иҗади бәйгедә дә сынатмадылар. Кукмара агар көллияте егетләре иҗади конкурста икенче урынны яулады.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100