news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кукмара аграр көллияте быел 55нче тапкыр 1 сентябрьне каршы алды

Уку елы 472 укучы өчен яңартылган уку корпусларында, иркен лаборатор кабинетларда башланды.

(Кукмара, 4 сентябрь, "Татар-информ", "Хезмәт даны", Лилия Нургалиева) Кукмара аграр көллияте быел 55нче тапкыр 1сентябрьне каршы алды. Уку елы 472укучы өчен яңартылган уку корпусларында, иркен лаборатор кабинетларда башланды. Быел биредә беренче курска 157 егет-кыз кабул ителде, дип яза kukmor-rt.ru сайты.

Бәйрәм чарасына күп кунаклар да килгән иде. Район башлыгы Сергей Димитриев, ТРның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов һәм авыл хуҗалыгы, оешма-предприятие җитәкчеләре студентларга үзләренең матур теләкләрен җиткерделәр.

Чарада алдынгы укучыларга һәм көллият укытучыларына, мастерларга, техник хезмәткәрләргә мактау грамоталары тапшырылды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100