Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Куклачев Миңнехановтан Татарстан мәктәпләрендә «Изгелек дәресләре» оештыруны сорады
Танылган мәчеләр өйрәтүче «Уроки доброты и самопознания» китабын татар теленә тәрҗемә иттергән.
(Казан, 17 февраль, «Татар-информ», Адилә Зиатдинова). Танылган мәчеләр өйрәтүче Юрий Куклачев Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановтан Мәскәү үрнәге буенча Татарстан мәктәпләрендә «Изгелек дәресләре» оештыруны сорады. Алар Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге медиаклубы утырышында очрашты.
«Бу программаның мәктәпләрдә шәхси тәртиптә түгел, Мәскәүдә һәм башка шәһәрләрдәге кебек дәүләт дәрәҗәсендә булуын үтенәм», — диде Юрий Куклачев.
Куклачев Иннополис шәһәрендә алган хис-кичерешләре белән уртаклашты. Аның сүзләренчә, бу Татарстанда кешеләр һәм аларга уңайлыклар тудыру турында уйлыйлар дигән сүз.
Ул «Уроки доброты и самопознания» авторлык китапларының татар теленә тәрҗемә ителүен сөйләде.
«Рус теле яхшы икәнен аңладык, әмма традицияләрне сакларга кирәк. Балалар сөйләшә һәм аңлый алсын өчен «Уроки доброты» китапларын татар теленә тәрҗемә иттердек.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз