Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Күкчә авылында Кичке уенда Әнисә Гайнетдинова лотереяга колын отты
«Аллаһның рәхмәтедер инде. Насыйбы миңа булган», - диде җиңүче.
Теләче районы Күкчә авылында «Теләче» газетасына 2023 елның беренче яртыеллыгына язучылар арасында бүләк уйнаттылар. «Теләче Информ» мәгълүмат үзәге белән берлектә уздырылган Кичке уен бәйрәмендә Әнисә Гайнетдиновага лотереяга колынга сертификат тапшырылды.
«Колынны Теләче фермеры, көрәш буенча спорт мастеры Сәгыйть Гыйниятуллин бирде. «Теләче» район газетасына язылуда лотереядә катнашырга теләүчеләр бихисап иде, 400дән артык квитанция җыелды. Өч ел абунәчеләр арасында бозау уйнаткан идек, быел икенче тапкыр колын уйнатабыз. Бүләкләре дә шәп, иганәчеләргә рәхмәт», - диде «Татар-информ» хәбәрчесенә «Теләче Информ» мәгълүмат үзәге җитәкчесе, «Теләче» газетасы баш мөхәррире Ленар Хуҗин.
Лотереядә бүләкләр арасында куян, бал, савыт-саба, шикәр, авыл хуҗалыгы әйберләренә сертификатлар, «Татар дөньясы» дигән китаплар һ.б. бар иде. Иганәчеләр: Алмаз Гайнетдинов, Ленар Хәкимов, Булат Гайнетдинов, Алинә Шәмарданова, Алмаз Фәсхетдинов, Ирек Исмәгыйлев, Илнур Әкбәров, Ринат Салихов, Азат Шәйхетдинов.
«Газетага язылу квитанциясен соңгы көннәрдә генә тапшырдым. Быел тай алып, үстереп карыйсы килгән иде, улымның да шундый хыялы булды. Аллаһның рәхмәтедер инде. Насыйбы миңа булган. Моннан да шатлыклы, куанычлы хәбәр юктыр, мин бик сөендем, бу минем өчен «сюрприз» булды. Яхшы хәбәрләр генә ишетергә язсын, дөньяларыбыз тыныч булсын», - дип уртаклашты хис-кичерешләре белән Әнисә Гайнетдинова.
«Кичке уен»ны кайда үткәрик икән дип, озак уйландык. Без аны редакциядә генә дә оештыра ала идек. Җәен Кичке уен Баландыш авылында үткән булса, кышын Күкчә авылында булды. Авылда өлкән яшьтәге абый-апаларны чакырып, күңелле бәйрәм оештыруны максат итеп куйдык. Төрле бәйгеләр үткәреп, халыкны ял иттерәсебез килде», - диде Ленар Хуҗин.
Теләче районы Күкчә авылында узган Кичке уеннан репортажны «Интертат» сайтыннан укып булачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз