news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Куйбышев татарлары махсус операция хәрбиләренә чәкчәк пешереп җибәрә

Куйбышев татарлары махсус операция хәрбиләренә чәкчәк пешереп җибәрә
Фото: Вояж ТВның Вконтакте социаль челтәрендәге битеннән

Новосибирск өлкәсенең Куйбышев шәһәрендә яшәүче татарлар махсус операциядәге хәрбиләргә ай саен чәкчәк пешереп җибәрә. Алар берничә йөз төргәк чәкчәк җибәргән инде. Бу хакта «Вояж ТВ» хәбәр итә.

«Бу юлы төрле яшьтәге 17 хатын-кыз катнашты, араларында 2-нче сыйныф укучылары да бар иде. Бик күп кеше акчалата ярдәм күрсәтте. Бөтен җирдән җибәрделәр. 26 мең сум җыйдык. Җыелган акчага чәкчәк пешерү өчен кирәк әйберләрне алдык. Шулай ук яраларны бәйләү өчен медицина кирәк-яраклары, гигиена әйберләре һәм азык-төлектән посылка тутырдык. «Рим» позывнойлы хәрбигә исемле посылка җыйдык», – дип сөйләгән Вояж ТВга Яргөл авылында яшәүче активистка Зөлфия Сунарова.

Активистлар калган сумманы махсус операция хәрбиләренә шифалы су һәм дарулар сатып алу өчен «Крылья ангела» волонтерлар штабына тапшырган.

Фото: © Вояж ТВның Вконтакте социаль челтәрендәге битеннән

«Безнең авылдан киткән «Тенгри» позывнойлы хәрбигә исемле посылка салдык. Ул посылканы Донецкида алган. Үз исеменнән дә, хәрби иптәшләре исеменнән дә без җибәргән чәкчәк өчен рәхмәт әйтте», – дип сөйләгән Зөлфия ханым.

Чәкчәкне Яргөл авылы активистлары белән Куйбышевтагы Татар милли мәдәни үзәгенә йөрүчеләр пешергән. Бергәләп камыр басканнар, кискәннәр, пешергәннәр һәм төргәкләргә бүлгәннәр.

Фото: © Вояж ТВның Вконтакте социаль челтәрендәге битеннән

«Акциягә райондагы һәм шәһәрдәге бөтен татарлар да ярдәм итә, башка төбәкләрдән катнашучылар да байтак. Куйбышев шәһәрендәге Новосибирск мөфтияте вәкилләре хәрбиләр өчен медикаментлар һәм су алу өчен 11 мең сум бирде», – дип сөйләгән Татар милли мәдәни үзәге җитәкчесе Марсиана Арзыкулова.

Бу юлы милли ризыкны бик күп хәрби алачак, баллы посылкаларны фронтка тылдагы өч хәрәкәт берьюлы җибәрәчәк. Чәкчәк пешерү буенча киләсе акция апрельгә планлаштырылган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100