news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кудрин Казан, Ульяновск һәм Самараны берләштерергә тәкъдим итте

Россиядә берничә эре агломерация булдыру аларны көндәшлеккә сәләтлерәк итәчәк, дип белдерде элеккеге финанслар министры.

(Казан, 26 ноябрь, «Татар-информ»). Элеккеге финанслар министры һәм Гражданлык инициативалары комитеты башлыгы Алексей Кудрин Казан, Ульяновск һәм Самараны агломерациягә берләштерергә тәкъдим итте. Бу - Мәскәү мэры Сергей Собянин белән Гомумроссия гражданлык форумында дискуссия кысаларында тәкъдим ителде.

Сәясәтче фикеренчә, эре шәһәрләр белән берничә агломерация булдыру аларны дөньяви киңлектә көндәшлеккә сәләтлерәк итәчәк һәм аларда яшәү шартларын яхшыртачак.
Кудрин илнең Европа өлешендә - Казан, Самара һәм Ульяновскины, Уралда - Екатеринбург, Чиләбе һәм Пермьне, ә Себердә Томск, Новосибирск һәм Барнаулны берләштерергә тәкъдим итә.

“Безгә кайбер административ чикләрне бетерергә кирәк. Аерым бер вәкаләтләрне Россия Федерациясе субъектларына тапшырырга. Бүген без үзәкләштерүдә (оешмаларга үзәктән вәкаләтләр һәм бурычлар йөкләүдә. - ТИ) кече революция үткәрү чигенә килеп җиттек, дип саныйм”, - дип билгеләп үтте сәясәтче.

Сергей Собянин, хезмәт бүленешендәге хилафлыкларны хәл итү юлы буларак, агломерация булдыруны яклап үз сүзен әйтте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100