Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Кубаньда Сириядә һаләк булган очучы Рәфәгать Хәбибуллин исемен мәңгеләштерделәр
Ул дүшәмбе Краснодар краеның Кореновск шәһәрендә ачылды.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 20 март, «Татар-информ»). Сириядә һаләк булган Россия Герое, 55-нче вертолет полкы командиры Рәфәгать Хәбибуллингә һәйкәл торгызылды. Ул дүшәмбе Краснодар краеның Кореновск шәһәрендә ачылды. Бу хакта “Интерфакс” төбәк хакимияиенең матбугат хезмәтенә сылтама ясап хәбәр итә.
"Мемориал 3 нче номерлы шәһәр мәктәбендә урнашкан. Әлеге белем йорты 2016 елның июленнән офицер исемен йөртә. Моннан тыш, һәйкәлнең миниатюр күчермәсен уку елы дәвамында мәктәпнең иң яхшы сыйныфына бирәчәкләр", – диелә хәбәрдә.
Һәйкәлне ачу Хәбибуллин җитәкчелек иткән 55 нче аерым вертолет полкындагы Кутузовның Севастополь ордены 75 еллыгына багышлана. Сәламләү юлламасында Краснодар крае губернаторы Вениамин Кондратьев очучы исеме – "чын хәрби батырлык һәм Ватанга тугрылык үрнәге", дип белдерде.
Исегезгә төшерәбез, 8 июль көнне россияле хәрби очучы-инструкторлар Рәфәгать Хәбибуллин һәм Евгений Долгин Сириянең Хомс провинциясендә сирияле Ми-25 вертолетында очканда “Ислам дәүләте” (ДАИШ, Россиядә тыелган) террорчылык төркеме һөҗүменә дучар була. Вертолет бәреп төшерелә. Ми-25 экипажы – очучы инструкторлар Рәфәгать Хәбибуллин һәм Евгений Долгин һәлак була.
Сириядә һәлак булган полковник Рәфәгать Хәбибуллин туган ягында – Ульяновск өлкәсе Иске Кулаткы районы Вязовый Гай авылында мөселман кануннары буенча җирләнде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз