news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кубаньда 26 августны матәм көне дип игълан иттеләр

Авария нәтиҗәсендә, 18 кеше һәлак була, 33е зыян күрә.

(Казан, 26 август, «Татар-информ»). Краснодар крае губернаторы Вениамин Кондратьев Кубаньдагы шәһәр һәм район башлыкларын, автобус катнашындагы юл-транспорт һәлакәтендә үлүчеләрне искә алып, 26 августта матәм чаралары үткәрергә чакырды, дип яза «Известия».

Бу хакта төбәк хакимияте сайтында хәбәр ителә. Губернатор шулай ук Краснодар крае территориясендә эшчәнлек алып бара торган телерадиокомпанияләрдә күңел ачу тапшырулары һәм мәдәният оешмаларында күңел ачу чаралары үткәрмәскә дигән карар чыгарды.

Шунысын да искәртик: пассажир автобусы катнашындагы авария 25 август иртәсендә булды. «Таманьнефтегаз» компаниясе эшчеләре утырган автобус дүрт метр биеклектән суга килеп төшә. Нәтиҗәдә, 18 кеше һәлак була, 33е зыян күрә. Хәзерге вакытта һәлак булучыларны тану процедурасы үткәрелә.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100