Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Кубада Фидель Кастро белән бәхилләшә башладылар – видео
Кастроның җеназасы Гавананың Революция мәйданындагы Хосе Марти исемендәге мемориаль комплекска урнаштырылган.
(Казан, 28 ноябрь, «Татар-информ»). Куба халкы Куба революциясе юлбашчысы Фидель Кастро белән бәхилләшә башлады. Бәхилләшү церемониясе Гавана үзәгендә бара. Ул сишәмбегәчә – 29 ноябрьнең көн уртасына кадәр дәвам итәчәк.
Кастроның җеназасы Гавананың Революция мәйданындагы Хосе Марти исемендәге мемориаль комплекска урнаштырылган. Иртәгә монда меңәрләгән кешелек зур митинг узачак.
Исегезгә төшерәбез, Фидель Кастроны җирләргә баручы Россия делегациясен Вячеслав Володин җитәкли.
Фидель Кастро 90 яшендә вафат булды. Әлеге уңайдан Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов кайгы уртаклашуын җиткерде.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз