news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Куба Президенты БРИКС саммитына чакыру алган, әмма карар әле кабул ителмәгән

Куба Президенты БРИКС саммитына чакыру алган, әмма карар әле кабул ителмәгән
Фото: kremlin.ru

Куба Президенты Мигель Диас-Канель Бермудес Казанда узачак БРИКС саммитына чакыру алган, әмма визит турында карар әле кабул ителмәгән. Утрау-дәүләтнең Мәскәүдәге илчесе Хулио Антонио Гармендия Пенья шулай дип белдерде. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

«Куба Президенты чакыру алды», - диде дипломат Санкт-Петербургтагы IV Евразия хатын-кызлар форумы кысаларында журналистларга һәм дәүләт башлыгының саммитка сәфәре турындагы карарның «әлегә кабул ителмәвен» әйтте.

Уналтынчы БРИКС саммиты ТР башкаласында 22-24 октябрьдә уза. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, мондый дәрәҗәдәге вакыйганы үткәрү – республика өчен зур дәрәҗә һәм җаваплылык. Казан мэры Илсур Метшин хәбәр иткәнчә, бу көннәрдә шәһәр 20 меңгә якын кунакны кабул итәчәк. 20дән артык илнең лидерлары саммитта катнашачакларын раслады инде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100