news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Куба Президенты «Адмирал Горшков» фрегаты һәм «Казан» су асты көймәсе бортында булды

Куба Президенты «Адмирал Горшков» фрегаты һәм «Казан» су асты көймәсе бортында булды
Фото: kremlin.ru

Куба Президенты Мигель Диас-Канель Бермудес илнең башкаласы Гавана портына кергән Россия хәрби корабларын карады. Сәясәтче «Адмирал Горшков» фрегаты һәм «Казан» атом су асты көймәсе бортында булды.

«Бүген без «Адмирал Горшков» фрегаты интерьерын һәм «Казан» су асты көймәсе палубасын карадык», - дип язган Куба лидеры X (элеккеге Twitter) социаль челтәрендәге сәхифәсендә. Бу турыда «Татар-информ» яза.

«Тәэсирле һәм күңелле кич, хәтта туктаусыз яңгыр явуга карамастан. Рәхим итегез, Россиядән килгән дуслар», - дип өстәгән Диас Канель. Ул шулай ук сәфәр фотосурәтләре белән уртаклашты.

«Татар-информ» хәбәр иткәнчә, «Казан» атом су асты көймәсе («Ясень-М» 885М модернизацияләнгән проекты судносы) Куба Республикасы башкаласы Гавана портына керде. Элегрәк портка Россия Хәрби-диңгез флотының Төньяк флоты отрядыннан «Советлар Союзы флоты адмиралы Горшков» фрегаты, «Академик Пашин» уртача зурлыктагы диңгез танкеры һәм «Николай Чикер» судносы коткару буксиры килде.

  • 2017 елның 31 мартында «Казан» су асты көймәсе суга төшерелде, ә 2018 елның сентябрендә заводның йөреш сынауларына чыкты. Апрельдә ул Россиянең Хәрби-диңгез флоты составына керде. 2021 елның 1 июнендә крейсер Төньяк флотка даими урнашу пунктына килде.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100