news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Куба Казанга БРИКС саммитына киләчәген раслады

Куба делегациясе БРИКС саммитында катнашу өчен Казанга киләчәген раслады.

Илчелектә билгеләп үтүләренчә, БРИКС үсештә булган берничә илне берләштерә һәм дөнья геосәясәтендә төп уенчы буларак позицияләрен ныгыта. Берләшмә Глобаль Көньяк илләре өчен өмет булып тора.

Шулай ук Латин Америкасы төбәгенең башка илләре – Никарагуа, Боливия һәм Бразилия дә саммитта катнашачагын раслады, дип яза «Известия».

Исегезгә төшерик, БРИКС саммиты Казанда 22-24 октябрьдә узачак. Бу көннәрдә ТР башкаласы 20 меңгә якын кунак кабул итәчәк. Кунакханәләр делегацияләр кабул итәргә инде әзер. Саммит уздыру вакытында шәһәр кунакханәләрендә һәм вокзалда алкоголь сатуны чикләячәкләр.

news_right_1
news_right_2
news_bot