Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Куба белән Татарстан мәгариф өлкәсендәге тыгыз хезмәттәшлекне яңарта
Бүген ТР Президентының Куба югары уку йортлары ректорлары белән очрашуында сүз шул хакта барды
(Казан, 5 декабрь, "Татар-информ"). Куба һәм Татарстан Республикасы мәгариф өлкәсендәге тыгыз хезмәттәшлекне яңартып җибәрәчәк.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның Куба югары уку йортлары ректорлары белән очрашуында сүз шул хакта барды. ТР Хөкүмәте йортында узган очрашуда шулай ук Куба Республикасының Россиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Эмилио Лосада Гарсиа катнашты, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.
Кунакларны сәламләп, Рөстәм Миңнеханов Казанга Россия һәм Куба вузлары ректорлары форумына килүләре һәм Казан федераль универститетының 210 еллыгын бәйрәм итү чараларында катнашулары өчен рәхмәт белдерде.
Ул Татарстан делегациясенең Гаванада булуы (2014 елның ноябрь аенда) һәм сәфәр барышында эшлекле очрашулар уздырылуы, хезмәттәшлек турында килешүләр имзалануы турында искәртте. Рөстәм Миңнеханов билгеләп узганча, Татарстан белән Куба күптәннән хезмәттәшлек итә, республика Кубага авиатөзелеш продукциясен, вертолетлар, “КАМАЗ” автомобильләре, шина производствосы продукциясе кебек товарлар җибәрә. Шулай ук вакытта, аның фикеренчә, Татарстан белән Куба арасында товар әйләнешен арттырырга кирәк. Моннан тыш, инновацияле юнәлешләр - медицина, фармацевтика, яңа технологияләр өлкәсендә хезмәттәшлек уңышлы булырга мөмкин.
Татарстан Президенты мәгариф өлкәсендәге мөнәсәбәтләргә аерым игътибар бирде. Аның фикеренчә, мәгариф өлкәсендә хезмәттәшлекне яңадан башлап җибәрергә кирәк, Татарстан вузларында Куба студентлары һәм аспирантлары укый ала, бүген моның өчен бөтен шартлар бар.
Алга таба республика икътисады турында сөйләде, мәгариф мәсьәләләре турында тулырак сөйләде. Без вузларыбыз белән горурланабыз, диде ул. Бүген аларда 5,5 мең чит ил студенты белем ала.
Куба Республикасының Россиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Эмилио Лосада Гарсиа, үз чиратында, ил җитәкчелеге исеменнән Казан федераль университетын 210 еллык юбилее белән котлады. Сезнең вузлар Россия төбәкләре һәм башка илләр, шул исәптән Куба өчен дә, югары квалификацияле белгечләр әзерли, диде. Илче хәбәр иткәнчә, Россия вузларын тәмамлаучылар ил җитәкчелеге һәм ведомстволарында югары дәрәҗәдәге урыннарны билиләр. Эмилио Лосада Гарсиа сүзләренчә, аның иле “КАМАЗ” авыр йөк машиналарын Кубага гына түгел, ә, гомумән, Латин Америкасы базарына китерү, шина производстволарын модернизацияләү яклы. Ул ассызыклаганча, шиналар эшләп чыгару эшендә Куба ягы Татарстан белгечләре катнашуны тәкъдим итә. Моннан тыш, илче сүзләренчә, фармацевтика, туристлык һәм башка өлкәләрдә хезмәттәшлек тә аларга кызыклы. Эмилио Лосада Гарсиа очрашу барышында Рөстәм Миңнехановка Кубаның “Казан вертолет заводы” ААҖ җитештергән ике вертолетны сатып алуы турындагы рәсми документны тапшырды. Мәгариф өлкәсендәге хезмәттәшлеккә килгәндә, илче белдергәнчә, алар иле элемтәләрне киңәйтү ягында. Ул шулай ук билгеләп узганча, Татарстан – Кубаның төрле өлкәләрдә ныклы һәм уңышлы мөнәсәбәтләр урнаштырган бердәнбер федерация субъекты.
Куба ректорларының Татарстан вузлары һәм фәнни-тикшеренү объектлары белән танышу программасы турында КФУ ректоры Илшат Гафуров хәбәр итте. Ул искәрткәнчә, Куба хезмәттәшләре биомедицина, фармацевтика, мәгълүмат коммуникацияләре, нефть химиясе өлкәсендә хезмәттәшлек итәргә теләгәннәрен белдерәләр. И.Гафуров шулай ук Татарстан уку йортларында студентларның гына түгел, ә югары сыйныф укучыларының да белем алу мөмкинлеген карауны тәкъдим итте.
Фотосурәт prav.tatarstan.ru сайтыннан алынды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз