Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Куайт Энд Дейнджер кушаматлы Нурлат аргамагы “Универсиаданы каршылап” призына үткәрелгән бәйгедә отты
Бәйгенең дистанциясе – 1400 метр. Приз фонды – 1 миллион сум
(Казан, 24 июнь, «Татар-информ», Сергей Семеркин). Бүген “Универсиаданы каршылап” призына үткәрелгән бәйгедә Россиянең иң яхшы спринтерлары катнашты. Бәйге “Казан” ат-спорт комплексында Россия Федерациясе призына оештырылган ат чабышлары кысаларында узды.
Бәйгенең дистанциясе – 1400 метр. Приз фонды – 1 миллион сум.
Бәйге башланыр алдыннан белгечләр Серебряный бор (Ростов өлкәсе), Эрджийас (Чечня) һәм Куайт Энд Дейнджеру (хуҗасы – Ф.Сибагатуллин исемендәге “Нурлат ат заводы” муниципаль унитар предприятиесе) кушаматлы юртакларга өстенлек бирде.
Стартка кадәр Вольяж, Куриче һәм Серебряный бор кушаматлы айгырлар беренче урын өчен көрәште. Әмма борылыштан соң финиш сызыгына Куайт Энд Дейнджер беренче булып чыкты (җайдагы – Ш.Хатков) һәм финишка кадәр бер атны да уздырмады.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз