news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ксения Коробкова "моң"ны татар халкына гына хас әйбер дип санамый

1, 2, 3 декабрь көннәрендә Казанның Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия Опера һәм балет театры сәхнәсендә “Үзгәреш җиле” фестивале үтте.

Ксения Коробкова "моң"ны татар халкына гына хас әйбер дип санамый
Салават Камалетдинов

(Казан, 4 декабрь, “Татар-информ”, Рузилә Мөхәммәтова). Маймонид исемендәге Дәүләт классик академиясе укытучысы, “Үзгәреш җиле” фестиваленең педагогы Ксения Коробкова “Су буйлап” татар халык җырын өйрәнеп моңның шактый универсаль булуы турында фикергә килгән.

“Татар халкы моңга бик сак карый. Ул бөтен халыкта да бар. Дух, душа... ул бик универсаль әйбер, - диде Ксения Коробкова “Үзгәреш җиле” фестиваленең өченче концерты вакытында “Татар-информ” хәбәрчесенә. - Музыка – универсаль тел. Мелодиянең матурлыгы да универсаль. Җырлаган җырыңны яратасың икән, белмим, моң барлыкка киләме-юкмы, моңа үзең ышансаң һәм тамашачыны ышандыра алсаң, бу - иң әһәмиятлеседер. Ихлас булсаң – шул моңдыр".

Ксения Коробкова “Су буйлап” җырын үз репертуарына алачак һәм башкарачак.

Шунысы да игътибарга лаек, Ксения Коробкова фестивальдә татар милли киеменнән чыгыш ясаган бердәнбер җырчы булды. “Миңа шаярып кына синнән татар кызы ясыйбыз дигәннәр иде – миңа ошады. Бу тагын да ныграк татар мәдәниятенә үтеп керү дигән сүз, - диде ул.

Концертта чыгыш ясаган милли киемне үзенә калдырсалар, Ксения Коробкова аны алга таба да кияргә вәгъдә бирә.

Искәртеп үтәбез, “Су буйлап” җырын Беренче каналның “Голос. Дети” проектында Сәйдә Мөхәммәтҗанова башкарган иде.

Мәгълүмат өчен: 1, 2, 3 декабрь көннәрендә Казанның Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия Опера һәм балет театры сәхнәсендә “Үзгәреш җиле” фестивале үтте.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100