Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Крылья Советов» паркында Казан халкы совет фильмын карый ала
Пәнҗешәмбе, 3 сентябрь көнне, «Крылья Советов» паркында «Ретро-пәнҗешәмбе» проекты кысаларында 1986 елгы «Курьер» дип аталган совет комедиясен бушлай күрсәтәләр.
Фильмда мәктәпне тәмамлаган Иван Мирошников тормышы сурәтләнә. Югары уку йортына керү имтиханнарын бирә алмагач, ул «Вопросы познания» журналына курьер булып эшкә урнаша. Беренче йөкләмәсен үтәгәндә, Иван зыялы гаиләдән булган Катя исемле кыз белән таныша. Яшьләр арасында гашыйклык хисләре уяна, ә аларның мөнәсәбәтләре беренче мәхәббәт, олыгаю һәм тормышта үз урыныңны табу тарихының бер өлешенә әверелә.
Киноның режиссеры – Карен Шахназаров. Төп рольләрне Федор Дунаевский, Анастасия Немоляева, Олег Басилашвили, Инна Чурикова һәм Светлана Крючкова башкара.
Парклар һәм скверлар дирекциясе хәбәр итүенчә, кино күрсәтү кичәсе 19:30 сәгатьтә «Ракушка» җәйге эстрадасында башлана. Чарага керү бушлай.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз