Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанның 44 мәктәбендә ясалма фәһем түгәрәкләре ачыла
Яңа уку елында Казанның 44 мәктәбендә V-VIII сыйныф укучылары өчен ясалма фәһем түгәрәкләре барлыкка киләчәк. Аларда дәресләрне «Педагог – ясалма фәһем буенча түгәрәк җитәкчесе» республика конкурсында җиңгән 59 укытучы алып барачак, дип хәбәр итә Казан мэриясенең матбугат хезмәте.
Шәһәр Мәгариф идарәсе мәгълүматлары буенча, барлыгы 117 укытучы грант ярдәменә дәгъва кылган. Сайлап алу нәтиҗәләре буенча аларның 59ы 258 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләү алу хокукына ия булган. Бу акчалар 2026-2027 уку елында ясалма фәһем буенча түгәрәкләр оештыруга юнәлдереләчәк.
Җиңүчеләр арасына информатика, математика, физика, химия, биология, тарих, җәмгыять белеме, рус теле һәм әдәбияты, туган тел һәм әдәбият, чит тел укытучылары, шулай ук өстәмә белем бирү педагоглары кергән.
Грант шартлары нигезендә, акча алганнан соң укытучылар ким дигәндә бер ел ясалма фәһем буенча түгәрәкләр алып барырга тиеш.
Мәгариф идарәсендә билгеләп үтүләренчә, программа 2026-2030 елларга ясалма фәһемне үстерү республика стратегиясенең бер өлеше булачак, ул мәктәп яшеннән үк булачак белгечләр әзерләүгә юнәлдерелгән.
Дәресләрне түгәрәкләр форматында үткәрү ниятләнә: башта укучылар нейрочелтәрләр белән эшләргә һәм сорауларны дөрес формалаштырырга өйрәнәчәк, ә аннары үзләренең ясалма фәһем-агентларын булдыруга керешәчәк.
Инициатива «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты максатлары һәм бурычларына туры килә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз