news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«КРУТЕХ» Россия-Кытай университетында инженерлар әзерләячәкләр

Инженерлык юнәлешләре, цифрлы фәннәр, сәнәгать дизайны һәм биомедицина буенча белгечләрне «КРУТЕХ» яңа Россия-Кытай алдынгы технологияләр университетында әзерләячәкләр. Бу хакта журналистларга «РОСТКИ: Россия һәм Кытай – үзара файдалы хезмәттәшлек» IV халыкара форумында Казан федераль университетының тышкы элемтәләр буенча проректоры Тимирхан Алишев хәбәр итте.

Аның сүзләренчә, программалар 2027 елдан гамәлгә ашырыла башлаячак. КФУ һәм КНИТУ-КАИ Кытай мәгариф министрлыгына авиация, цифрлы фәннәр һәм сәнәгать дизайны буенча уртак программалар ачуга гариза биргән инде. Шулай ук биомедицина белән бәйле юнәлешләр дә карала.

«Болар барысы да бик кирәкле юнәлешләр, алар буенча Татарстан Республикасында да яхшы компетенцияләр бар», - дип билгеләде Алишев.

«КРУТЕХ» кысаларында уртак программаларга гаокао илкүләм имтиханын (БДИ аналогы) тапшырган Кытай студентлары керәчәк. Консорциумны Татарстан һәм Шаньдун провинциясе югары уку йортлары гамәлгә куячак.

news_right_1
news_right_2
news_bot