news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кронштадт тарихы музеенда татар һәм башкорт мәдәниятенә багышланган күргәзмә ачылды

Кронштадт тарихы музеенда татар һәм башкорт мәдәниятенә багышланган күргәзмә ачылды
Фото: Санкт-Петербург татарлары порталы

Кронштадт тарихы музеенда татар һәм башкорт мәдәниятенә багышланган «Традицияләр күптөрлелеге» күргәзмәсе ачылган. Бу – Россия этнография музее (Санкт-Петербург) һәм Кронштадт тарихы музееның уртак проекты. Ул Россия халыклары бердәмлеге елына багышланган. Бу хакта Санкт-Петербург татарлары порталы хәбәр итте.

Экспозиция өчен урын очраклы рәвештә сайланмаган: татарлар һәм башкортлар Кронштадтта өч гасыр дәвамында диярлек яши, аларның эзләре шәһәрнең диңгез, хәрби һәм гражданлык тарихында саклана, диелә хәбәрдә.

Күргәзмәдә Казан дизайнеры, Евразия этнодизайнерлар ассоциациясе вице-президенты Солтан Салиевның эшләре белән танышырга мөмкин. Күргәзмәдә аның «Чулпыларны барлап» коллекциясенең бер өлеше тәкъдим ителә.

Экспозициянең тагын бер мәгънәви өлеше – Янифа Федосованың коллекциясе. Бу коллекциягә гаилә фотолары, чигелгән сөлгеләр, борынгы зәркән бизәнү әйберләре, татарча изү кергән. Күргәзмәдә шулай ук Янифаның әбисе 1957 елда тамбур ысулы белән чиккән алъяпкычы да тәкъдим ителгән.

Моннан тыш, күргәзмәне Әлфия һәм Гөлфия Хамматоваларның (MIN_ZIFA / МИНЗИФА бренды) фотолары тулыландыра: алар яшьләрнең башкорт мәдәниятен мода аша ничек яңадан ачуын күрсәтә.

Шулай ук проектта Петербург фоторәссамы Савва Приходьконың эшләре тәкъдим ителгән: ул ике ел рәттән Энколовода узган Сабан туен төшергән.

Күргәзмә 2027 елның 11 гыйнварына кадәр дәвам итәчәк. Керү ирекле.

news_right_1
news_right_2
news_bot