news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

"Kronospan Group" концерны Татарстанда OSB плитәләре җитештерү заводы ачарга ниятли

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов яңа заводны урнаштыру өчен мәйданчык билгеләргә күрсәтмә бирде

(Казан, 22 май, "Татар-информ"). Бүген ТР Хөкүмәте йортында узган очрашуда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм "Kronospan Group" концерны хуҗасы Питер Кайндл Татарстан Республикасы территориясендә OSB плитәләре производствосы ачу проекты хакында фикер алышты, дип хәбәр иттеләр ТР Президентының матбугат хезмәтеннән.
Очрашуда ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Хөснуллин, ТР Кече һәм урта эшкуарлык комитеты рәисе Тимур Шаһивәлиев һәм башкалар катнашты.
Искәртеп узабыз, Питер Кайндл Казанга моннан берничә көн элек килгән иде. Ул “Алабуга” махсус икътисади зонасында производство урнаштыру шартлары, Татарстан башкаласы белән танышты, ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Хөснуллин белән очрашты, шулай ук таш мамыктан җылыткычлар җитештерү цехында, Зәйдәге «ТехноНиколь» заводы лабораториясендә булды.
Кунакны сәламләп, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов OSB плитәләре җитештерү заводы төзү мөмкинлегенең республика җитәкчелеге тарафыннан берничә мәртәбә каралуын билгеләп үтте. Бүгенге көндә республиканың төзелеш тармагы бу производствога мохтаҗлык кичерә, без әлеге проектны стратегик партнерны җәлеп итеп гамәлгә ашырырга карар кылдык, диде Рөстәм Миңнеханов.
Рөстәм Миңнехановның сүзләренә караганда, "Kronospan Group" концерны Татарстан территориясендә завод ачу турында уңай карар кабул иткән очракта, проектка һәртөрле ярдәм күрсәтеләчәк.
“Без үзебезнең яктан сез сайлаган мәйданчыкларның теләсә кайсында OSB плитәләре җитештерү заводы төзү вариантларын карарга әзер”, - диде Рөстәм Миңнеханов Кайндл әфәндегә.
Питер Кайндл хәбәр иткәнчә, концернның Россия төбәкләренә инвестицияләр кертүдә тәҗрибәсе бар инде. "Kronospan Group" Егорьевскида (Мәскәү өлкәсе) бер проектны гамәлгә ашырды, бүген исә Россиянең башка субъектларында, шул исәптән Татарстанда инвестиция кертү мөмкинлеген карый.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык, урман хуҗалыгы министрларына, ТР Кече һәм урта эшкуарлык комитеты рәисенә "Kronospan Group" белгечләре белән бергә яңа производствоны урнаштыру өчен мәйданчык билгеләргә, заводны республика территориясендә урнаштыруның шартларын җентекләп өйрәнергә күрсәтмә бирде.

news_right_1
news_right_2
news_bot