Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
«Крокус»тагы терактны башкаручылар үз акылларында булган дип табылган
Экспертиза нәтиҗәләре буенча, «Крокус Сити Холл»да теракт оештыручылар үз акылларында булган дип табылган. Бу хакта гаепләнүчеләрнең берсенең адвокатына сылтама белән РИА Новости яза
Мәскәү өлкәсендәге концерт залына 2024 елның 22 мартында һөҗүм иттеләр. Бу вакытта монда «Пикник» төркеме концерты башланган була. Җинаятьчеләр холлда һәм залда атыш оештырды, шуннан соң бинада янгын чыкты. 145 кеше һәлак булды.
Әлеге эш буенча Мәскәүдә 12 кеше кулга алынды. Җинаять кодексының терроризм турында маддәсеннән тыш, дүрт башкаручы террористик оешмада катнашуда, террористик эшчәнлекне тормышка ашыру максатларында укуда һәм оештырылган төркем составында законсыз корал әйләнеше буенча гаепләнә.
Соңрак теракт турында эшнең тагын биш фигурантын Дагыстаннан Мәскәүгә этап белән кайтардылар. Болар – Таҗикстанның дүрт, Россиянең бер гражданины. Алар «теракт башкаручыларны финанслауда һәм террор чаралары белән тәэмин итүдә, шулай ук Каспийскийда теракт планлаштыруда» гаепләнә.
Узган елның ноябрендә тагын ике фигурантның кулга алынуы билгеле булды, алар законсыз корал һәм шартлаткыч матдәләр әйләнешендә гаепләнә. Тикшерү фикеренчә, алар террористларга корал тапшырган. Ике кеше качкан, аларны эзлиләр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз