news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Крокус»тагы теракт корбаннары саны 143 кешегә җиткән

РФ Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы «Крокус Сити Холл»да терактта һәлак булучыларның яңартылган исемлеген чыгарды. Анда 143 кеше.

Мәскәү өлкәсендәге концерт залына һөҗүм җомга кичендә, 22 мартта ясалды. Элегрәк, терактта 139 кеше, шул исәптән өч бала һәлак булуы хәбәр ителгән иде. 182 кеше яраланды.

Хәзерге вакытта теракт турындагы эшнең унбер тоткарланган фигурантының сигезе Мәскәүнең Басман суды карары буенча ике айга кулга алынган. Җинаять эшен тикшерү дәвам итә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100