news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Крокус»тагы теракт эше буенча 20дән артык кеше тоткарланган

Россия ФСБ директоры Александр Бортников 22 мартта Мәскәү янындагы «Крокус Сити» сәүдә-күңел ачу комплексында булган терактны тикшерүдә зур прогресс турында хәбәр итте. Аның сүзләренчә, хәзерге вакытта йөзләгән гаепсез кешеләрнең, шул исәптән хатын-кызларның һәм балаларның гомерен өзгән җинаятьне оештыруда һәм башкаруда катнашы булган 20дән артык кеше тоткарланган, дип хәбәр итә ТАСС.

Бишкек шәһәрендә БДБ илләренең иминлек органнары җитәкчеләре Советы утырышында чыгыш ясаганда, Бортников тикшерү Россиядә тыелган Әфган-Пакистан зонасында урнашкан «Dилаят Хорасан» террор төркеме әгъзаларының терактка катнашы булуын ачыклады, дип билгеләп үтте. Һөҗүмне турыдан-туры башкаручылар Россиягә Төркиядән килгәннәр.

Ул тикшерүдә Казахстан, Кыргызстан, Таҗикстан һәм Үзбәкстанның махсус хезмәтләреннән коллегалары ярдәм итүен ассызыклады. Бергәләшеп, террорчылыкка катнашы булган кешеләрнең шактый зур өлешен тоткарларга мөмкин булды. Әмма бу җинаятьнең калган фигурантларын, шулай ук заказчыларын ачыклау эше дәвам итә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100