news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Крокус»та зыян күрүчеләрнең яңа исемлеге чыкты

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы сайтында «Крокус Сити Холл»да теракт вакытында һәлак булучыларның яңа исемлеге чыкты. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

Мәскәү вакыты белән 20.00 сәгатькә исемлектә 120 кеше исәпләнә.

Бүген Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Мәскәү өлкәсе буенча баш идарәсе җитәкчесенең беренче урынбасары Александр Перегуда коткаручыларның теракт урынында эзләү эшләрен төгәлләвен хәбәр итте.

Мәскәү өлкәсенең Красногорск шәһәрендә «Крокус Сити Холл» концертлар залында теракт 22 мартта кич булды. 4 кеше бинага керә һәм кешеләргә автоматлардан ата башлый. Шулай ук алар берничә урында янгын чыгара, нәтиҗәдә бинаның түбәсе ишелә һәм тамашачылар залы тулысынча янып бетә.

Тикшерү комитеты мәгълүматлары буенча 139 кеше үлгән – 40 кеше пуля ярасыннан, 182 кеше зыян күргән.

«Теракт» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100