Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
«Крокус»та теракт вакытында зыян күргән 76 кешене хастаханәдән чыгардылар
«Крокус Сити Холл»да теракт вакытында зыян күргән 76 кеше, шул исәптән бер бала, хастаханәдән өйләренә чыгарылган. Алар табиблар күзәтүендә булачак, дип белдерде Россия Сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко. Бу хакта РИА Новости яза.
«76 зыян күрүче, шул исәптән бер бала хастаханәдән чыгарылды, алар табиблар күзәтүе астында булачак», - диде Мурашко.
Мәскәү өлкәсендәге концерт залына җомга кичендә, 22 мартта, һөҗүм иттеләр. Тикшерү комитетының соңгы мәгълүматлары буенча, теракт вакытында 139 кеше, шул исәптән өч бала һәлак булган.
Хәзерге вакытта теракт турындагы эш буенча тоткарланган унбер фигурантның сигезе Мәскәүнең Басман суды карары белән ике айга кулга алынган. Җинаять эшен тикшерү дәвам итә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз