news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Крокус Сити Холл»дагы теракттан соң Буада объектларга үткәрү режимы кырыслана

«Крокус Сити Холл»дагы теракттан соң Буада объектларга үткәрү режимы кырыслана
Фото: Буа районы матбугат хезмәте

Бүген Буада 22 мартта Мәскәү өлкәсенең «Крокус Сити Холл» концерт залындагы фаҗигале вакыйгага бәйле террорчылыкка каршы планнан тыш утырыш үткәрелде. Шәһәр башкарма комитетында эш көне бер минут тынлыктан башланды.

Татарстанның Буа районы башлыгы Ранис Камартдинов барысыннан да бик игътибарлы булуны сорады.

«Провокацияләргә һәм янауларга бирелмәскә, социаль челтәрләрдәге сәер хәбәрләр, район территориясендә билгесез гражданнар турында хәбәр итәргә. Безнең иминлек — һәрберебезнең үз кулында!» - диде ул.

Гамәлдәге тәкъдимнәр кысаларында, районда мәдәни-массакүләм чаралар чикләнә, предприятиеләрдә һәм оешмаларда иминлек режимы көчәйтелә, үткәрү режимы катгыйлана.

«Барлык җитәкчеләрдән хезмәткәрләре белән җыелыш, гадәттән тыш хәл очрагында тәртип кагыйдәләре буенча инструктаж үткәрүне сорыйм. Хәзер бик игътибарлы булырга, гадәти булмаган вазгыятьләр турында хәбәр итәргә кирәк», - диде муниципалитет башлыгы.

Фото: © Буа районы матбугат хезмәте

Россия өчен фаҗигале көннәрдә Буада яшәүчеләр «Крокус Сити Холл»да теракт вакытында зыян күрүчеләргә ярдәмгә кушылды, клубларда акцияләр оештырылды, әләмнәр төшерелде. Район оешмалары «Хәтер шәме» акциясенә кушылды.

Мәскәү өлкәсендәге концерт залына һөҗүм 22 мартта булды. Тикшерү комитетының соңгы мәгълүматлары буенча 137 кеше үлгән.

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм республика Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәлак булганнарның туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклашты.

«Татар-информ» хәбәр иткәнчә, «Крокус Сити Холл» теракты корбаннары истәлегенә багышланган мемориаллар Казан үзәгендә, шулай ук Чаллы, Менделеевск, Яшел Үзән, Әлмәт, Түбән Кама, Бөгелмә, Яңа Чишмә, Зәй һәм Нурлатта оештырылды. Татарстанлылар коточкыч терактта һәлак булучылар өчен кайгыруларын белдереп, чәчәкләр һәм уенчыклар алып килде.

Якшәмбе, 24 март, Россиядә илкүләм матәм көне дип игълан ителде. Бу хакта Россия Президенты Владимир Путин гражданнарга мөрәҗәгатендә әйтте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100