news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Крокус Сити Холл»дагы терактта зыян күрүчеләр саны 382 кешегә җитте

Мәскәү өлкәсендә «Крокус Сити Холл»да терактта зыян күрүчеләр саны 382 кеше булды, күпчелек амбулатор ярдәм алган. Бу хакта ТАСС агентлыгы медицина хезмәтләренә сылтама белән хәбәр итә.

Искәртик, җомга кичендә, 22 мартта, Мәскәү өлкәсендәге концерт залына һөҗүм ясалды. Тикшерү комитетының соңгы мәгълүматларына караганда, теракт нәтиҗәсендә 143 кеше үлгән, шул исәптән балалар.

Һөҗүмне башкаручы 4 кешене 23 март иртәсендә Брянск өлкәсендә тоткарладылар. Дүшәмбе төнендә Мәскәүнең Басман суды аларны 22 майга кадәр кулга алу турында карар кабул итте. Әлеге эш буенча 11 кеше тоткарланды.

Хәзерге вакытта теракт турындагы эш буенча тоткарланган 11 фигурантның 8е кулга алынган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100