news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Крокус Сити Холл»да теракт вакытында зыян күрүчеләр саны 360 кешегә җитте

Мәскәү өлкәсендәге «Крокус Сити Холл»да терактта зыян күрүчеләр саны 360 кешегә җитте. Бу хакта ТАСС агентлыгына катастрофалар медицина үзәгендә хәбәр иттеләр.

«Чәршәмбе иртәсенә булган мәгълүматлар буенча, теракт вакытында 360 кеше зыян күргән, шуларның унбере – балалар», - дип хәбәр итә агентлык.

Мәскәү өлкәсендәге концерт залына җомга кичендә, 22 мартта, һөҗүм иттеләр. Тикшерү комитетының соңгы мәгълүматлары буенча, теракт вакытында 139 кеше, шул исәптән өч бала һәлак булган.

Хәзерге вакытта теракт турындагы эш буенча тоткарланган унбер фигурантның сигезе Мәскәүнең Басман суды карары белән ике айга кулга алынган. Җинаять эшен тикшерү дәвам итә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100