news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Крокус Сити Холл»да һәлак булучылар саны 139га җиткән

Мәскәү янындагы «Крокус Сити Холл»да теракт нәтиҗәсендә һәлак булучылар саны 139га кадәр арта. 75 кеше танылган, дип хәбәр итте Россия Тикшерү комитеты башлыгы Александр Бастрыкин РФ Президенты Владимир Путин белән киңәшмә вакытында.

Террорчылар «Крокус» та 13 минут, 19:58дән 20:11гә кадәр булган.

Урында 137 кеше һәлак була, тагын икесе хастаханәдә вафат була. 182 кеше яраланган.

news_right_1
news_right_2
news_bot