news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Крокус сити холл» бинасының өчтән бере диярлек яна, кешеләрне эвакуациялиләр

«Крокус сити холл»ның якынча өчтән бер өлеше яна, кешеләрне янгын сүндерүчеләр эвакуацияли. Бу турыда ТАССка сылтама белән «Татар-информ» яза.

Янгынга югары катлаулылык рангы бирелгән. Янгын сүндерүчеләр кешеләрне бина түбәсеннән ала, 100гә якын кеше эвакуацияләнгән.

Алданрак билгеле булганча, бүген «Крокус Сити Холл» концертлар залында «Пикник» төркеме концерты алдыннан камуфляж кигән билгесез кешеләр атыш оештырды. Аннары бинада янгын башланды.

news_right_1
news_right_2
news_bot