news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Кризис Татарстанда иҗади процессларны туктатмады, дип саный Минтимер Шәймиев

Татарстан Президенты Саба һәм Арча муниципаль районнарына сәфәр кылды

(Арча районы, 9 декабрь, “Татар–информ”, Сергей Семеркин). Кичә Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев Саба һәм Арча муниципаль районнарына сәфәр кылды. Аны ТР Премьер–министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек министры Марат Әхмәтов, ТР Хөкүмәте министрлары, район башлыклары озатып йөрде.
ТР Президенты Саба районында Югары Шытсу сөт комплексында, “бер тәрәзә” үзәгендә, Саба аграр көллиятендә, капиталь ремонт үткәрелгән Саба үзәк район хастаханәсе корпусында булды.
Арча районында республика башлыгы спорт–сәламәтләндерү комплексын ачу тантанасында катнашты. Күп функцияле спорт залын, бассейнны һәм тренажер залын үз эченә алган универсаль комплекс 172 миллион сумга төшкән.
Ачылыш тантанасы төп аренада театральләштерелгән тамаша белән башланып китте. Анда гимнастлар, волейболчылар, боксчылар, милли көрәш батырлары катнашты.
Үзенең сәламләү сүзендә район башлыгы Алмас Нәзиров Спорт һәм сәламәт яшәү рәвеше елында арчалыларга шундый кыйммәтле һәм көтеп алынган бүләк ясаганы өчен ТР Президентына рәхмәт белдерде. “Безнең спорт комплексы булачак чемпионнар һәм спорт мастерлары өчен старт мәйданчыгы булыр дип өметләнәм”, – дип белдерде ул.
“Балалар сәламәт һәм көчле булып үссен өчен тиешле шартлар тудыру безнең хәлебездән килә”, – дип ассызыклады Минтимер Шәймиев. Аның сүзләренә караганда, республика яшьләренең потенциалы гаять зур. Мондый спорт комплекслары – яшь спортчыларны 2013 елда узачак Универсиадага әзерләү өчен яхшы нигез.
ТР Президенты яңа комплекска спорт кирәк–яраклары сатып алу өчен 200 мең сумлык сертификат тапшырды.
Комплексны ачу тантанасыннан соң Минтимер Шәймиев социаль ипотека программасы буенча төзелүче торак йортларны карады. Зәйнуллин урамында типовой проект буенча төзелгән 12 фатирлы өч катлы йортлар сафка баскан. Әлеге йортлардан социаль ипотека программасында катнашучылардан тыш, ятим балалар һәм Бөек Ватан сугышы ветераннары да фатир алачак.
Татарстан Президенты “Казан арты” тарих–этнография музеенда да булды. Бер ел эчендә сафка баскан әлеге матур бина 20 миллион сумга төшкән. Минтимер Шәймиевкә музейга экскурсия бик тә ошады. Республика башлыгы билгеләп үткәнчә, биредәге экскурсоводлар Казан Кремлендә дә эшли ала.
Минтимер Шәймиев гаммәви мәгълүмат чаралары вәкилләренә биргән интервьюсында билгеләп үткәнчә, Татарстанда төзелүче социаль–мәдәният объектлары – республикада соңгы елларда барган иҗади процессның уңай мисалы. Кризис бу процесска йогынты ясый алмады. Татарстанлылар көндәшлеккә сәләтле. Республика куәтле икътисади потенциалга ия. Татарстанда иҗади процесс дәвам итә.
Журналистларның Байлар Сабасында гамәлгә ашырылган “бер тәрәзә” үзәгенә кагылышлы соравына җавап биреп, ТР Президенты әлеге үзәк – дәүләт хезмәтләренең халыкка ничек күрсәтелергә тиешлегенә бер мисал, дип белдерде. “Кешеләр үз милекләрен рәсмиләштергәндә газап чигәргә тиеш түгел”, – дип ассызыклады Минтимер Шәймиев. Аның сүзләренә караганда, әлеге процессны заманча мәгълүмати технологияләр ярдәмендә җиңеләйтү өчен дәүләт мөмкин булганның барысын да эшләргә тиеш.




autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100