news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кризис нәтиҗәләрен кисәтү буенча 2010 елга программа 1 декабрьгә кадәр әзер булырга тиеш

Аны эшләгәндә, быелгы җитешсезлекләр һәм тәкъдимнәр исәпкә алынырга тиеш

(Казан, 16 октябрь, “Татар-информ”, Айгөл Фәхретдинова). Бүген Яшәү дәрәҗәсен күтәрү һәм керемнәрне легальләштерү буенча ведомствоара комиссия утырышында финанс кризисының республикага тискәре нәтиҗәләрен кисәтү буенча төбәк программасының үтәлеше төп темаларның берсе булды. Утырыш Премьер-министрының беренче урынбасары Равил Моратов рәислегендә узды.

Билгеле булганча, бу ел башында ТР Хөкүмәте белән Хезмәт һәм мәшгульлек буенча Федераль хезмәт арасында Татарстанда хезмәт базарында киеренкелекне киметү буенча өстәмә чаралар турындагы Килешүгә кул куелды. Бер ел вакытка исәпләнгән бу документ федераль үзәкнең глобаль финанс кризисының республикага тискәре нәтиҗәләрен кисәтү буенча төбәк программасын финанслауда катнашуын күздә тота. Август аенда аңа өстәмә килешү дә имзаланды. ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрының беренче урынбасары Айрат Хәсәнов белдергәнчә, төбәк программасында каралган чараларны инде гамәлгә ашыруга юнәлдерелгән акчаларның гомуми суммасы 2 млрд. 295,5 млн. сум тәшкил итә. Шуның 2 млн. 175 млн. сумнан артыгы федераль бюджеттан килгән акчалар, 120 млн.сумга якыны – Татарстан казнасы өлеше. РФ Хөкүмәте республика программасына кертелгән икенче төзәтмәләрне раслаганнан соң, төбәк программасын гамәлгә ашыру өчен каралган финансларның гомуми күләме 3 млрд. сумга якынлаша.

Айрат Хәсәнов хәбәр иткәнчә, бүгенге көндә төбәк программасында 4 төп юнәлеш буенча каралган сумманың 82 проценты тотылган. Соңгы атнада гына кризис йогынтысын кисәтү чараларына 87,5 млн.сум акчалар юнәлдерелгән. Вакытлы иҗтимагый эшләр оештыруга бүгенгә 919, 5 млн. сум. акча бирелгән. Эшсез гражданнарның үз эшен ачу аша мәшгульлеген тәэмин итүгә 408,4 млн. сум юнәлдерелгән, эштән кыскару куркынычы алдында калган хезмәткәрләрне алдан укыту өчен 22,5 млн. сум, башка җиргә эш урынына күчүче гражданнарга адреслы ярдәм өчен 1млн. сумнан артык финанслар тотылган.

14 октябрьгә булган мәгълүматларга караганда, стажировка узучыларны да кертеп, вакытлы һәм иҗтимагый эшләрдә катнашучылар саны 152 мең кешегә җиткән. Аларның 70 проценты кыскарту ихтималы алдында торган предприятие хезмәткәрләре. Иҗтимагый эш урыннары белән тәэмин ителгәннәрнең 17,5 меңе эшсез граждан, 1348 е - инвалидлар. Вакытлы эшләргә җәлеп ителүчеләр, нигездә, торак фондын ремонтлауда, территорияләрне төзеклектә тоту, яшелләндерү, тимер юллар төзелешендә һ.б. катнашкан. Казан, Чаллы, Алабуга, Нурлат шәһәрләрендә һәм берничә районда эшсезләрне картлар йортларында, реабилитация үзәкләрендә, хастаханәләрдә ялгыз авыруларны, картларны каруга җәлеп итү тәҗрибәсе дә бар. Каникуллар чорында балаларның җәйге ялын оештыру эшләрендә 500 гә якын эшсез катнашкан.


Бүгенге көндә республиканың 4859 предприятиесендә вакытлы эш урыннары булдырган. Алар арасында “КАМАЗ”, “Серго исемендәге завод җитештерү берләшмәсе”,“АлАз”ААҖ, Казан дары, “Радиоприбор”заводлары бар. Мәсәлән, “КАМАЗ” җәмгыяте предприятиеләре белән кыскартылу алдында торган хезмәткәрләр өчен вакытлы эш урыннары төзү турында 15 килешү имзаланган. Шуның нигезендә, 27 533 кешенең мәшгульлеге тәэмин ителгән. Автогигант белән тагын 111 млн. сумлык өстәмә килешү имзаланачак. Авыл хуҗалыгында вакытлы эш урыннарына килгәндә, алар барлык муниципаль берәмлектә дә булдырылган. Кайбер районнарда авыл хуҗалыгындагы иҗтимагый эшләргә җәлеп ителүчеләр өлеше 70 проценттан узып китә.

“Быелгы төбәк программасында каралган ярдәм чараларына 3 млрд. сумга якын финанслар җәлеп итүгә ирешү игътибарга лаек. Шул ук вакытта ул безгә киләсе елга яңа программа әзерләгәндә тагын да зуррак җаваплылык өсти. Аны эшләгәндә, быелгы җитешсезлекләрне һәм тәкъдимнәрне исәпкә алырга кирәк”, -дип белдерде Равил Моратов. Яңа программа 1 декабрьгә кадәр әзерләнеп, федераль Хөкүмәттә якланырга тиеш.





autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100