Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Кризис чорында иң элек мәдәни рубрикалар кыскартыла - Вероника Скурихина
Казанда 4-6 апрельдә "Время кино" Бөтенроссия форумы уздырыла.
(Казан, 5 апрель, "Татар-информ", Рузилә Мөхәммәтова). "Татар-информ" форумның башлануы турында алдарак хәбәр иткән иде. Анда “Россия” телеканалының кино күзәтүчесе Вероника Скурихина да катнаша. "Кризис башландымы - массакүләм мәгълүмат чараларында иң башлап мәдәни рубрикаларны кыскарталар. Югыйсә, бик күп кирәкле һәм катлаулы әйберләрдән соң кеше иң азактан, тәмләп, мәдәният дөньясын укый”, - ди ул. Верониканың зур аудиториясе булмаган телевидениедә кино буенча үз рубрикасын алып бару тәҗрибәсе дә бар, “Россия” телеканалы кебек зур масштаблы каналда эшләүнең “плюслары” һәм “минуслары” турында да сөйләде.
Менә икенче көн инде ул булачак журналистларга “Время кино” Бөтенроссия форумы кысаларында дәресләр бирә. Бүгенге дәрес булачак журналистларның сорауларына җавап форматында оештырылган иде.
Вероника булачак журналистларга кино күзәтү ничек булырга тиешлеге турында үз күзаллауларын җиткерде. “Аудиторияңне тоярга һәм киноны яратырга кирәк”, - диде ул.
Үз әйтүе буенча, Верониканың әле мондый форматта беренче дәрес бирүе. Казанга ул беренче тапкыр Казан халыкара мөселман кинофестивален яктыртучы журналист буларак килгән булган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз