Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Кризис чорында балалар уенчыкларына сорау 20-30 процентка кимегән
Балалар уенчыкларын сатуда ваклап сату челтәрләре аеруча өметле санала. Хәтта кризис чорында да бу челтәрләр үсеше дәвам итә
(Казан, 15 февраль, “Татар-информ”). ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында ТР территориясендә халык куллануы товарларын законсыз җитештерү һәм сатуны кисәтү буенча дәүләт сәясәтен гамәлгә ашыру буенча ведомствоара эшче төркемнең “Игрушки”бүлеге утырышы узды. Аңа “Детский мир-Центр”-Казань” ААҖ вәкилләре чакырылган иде.
Әлеге төркем республикада уенчыклар җитештерү мәсьәләсен өйрәнү максатыннан төзелгән иде. Ул үз составында Сәнәгать һәм сәүдә, Икътисад министрлыклары, ТР Кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү буенча комитет, Кулланучылар хокукын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең ТР идарәсе, “Тест-Татарстан”ЯАҖ, ЭЭМ ның Кулланучылар базарында хокук бозуларга каршы көрәш үзәге, Татарстан таможнясы, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе вәкилләрен берләштерә.
РФ Уенчык ясаучыларының милли ассоциациясе мәгълүматларына караганда, кризиска кадәрге елларда балалар уенчыклары базары илдә иң динамик үсештәге базарларның берсе саналды. Аның еллык үсеш темплары 25-30 процент тәшкил итте. 2008 ел ахырына аның күләме 670-720 млн. доллар тәшкил иткән. Бу Россиядәге балалар товарлары базарының якынча 6,3 проценты дигән сүз.
Икътисады кыенлыклар чорында әлеге базарның үсеш темплары акрынайган. Экспертлар моны, беренче чиратта, балалар уенчыкларына сорауның 20-30 процентка кимүе белән бәйләп аңлата. Мәсәлән, “Эгида-радуга” ҖЧҖ уенчыклар җитештерү 48 процентка кимегән.
Утырышта билгеләп үтелгәнчә, бүгенге көндә балалар уенчыклары базарында иң перспективалы тармаклар булып йомшак, пластмассадан эшләнгән, шулай ук баланың фикерләвен үстерүче уенчыклар, радио идарә ителеште модельләр санала. Белгечләр хәзерге вакытта дәүләт һәм ата-аналар тарафыннан балалар уенчыкларының сыйфатына игътибарның, контрольнең нык артуын билгеләп үтә. Шул ук вакытта балаларның фикерләвен үстерүче уенчыклар һәм уеннар, уенчыкларны яңа прогрессив технологияләр белән баету базарын үстерүгә зур игътибар бирелә. Балалар уенчыкларын сатуда ваклап сату челтәрләре аеруча өметле санала. Хәтта кризис чорында да бу челтәрләр үсеше дәвам итә.
Россиянең уенчык җитештерүчеләре чит илдәге коллегаларына көндәшлек тудырырыга сәләтле, дип саный экспертлар. Биредә безнең уенчыкларның экологик таләпләргә җавап бирүе һәм балаларның фикерләү сәләтен үстерүче уенчыклар җитештерелү зур роль уйный.
Татарстанда уенчыклар җитештерү перспективаларына килгәндә, утырышта катнашучылар берничә юнәлешне билгеләп үтте. Алар- Кытайның уенчык ясаучылары арасыннан инвестор –партнер эзләү, җирле җитештерүчеләрнең мөмкинлекләрен өйрәнү. Моңа хәзерге вакытта кулланучылар базарындагы уенчыкларның 90 процентының легаль булмавы этәрә. Утырышта шулай ук республика базарларын җиңел сәнәгать продукциясе, интеллектуаль милек объектлары, уенчыклар сатуга контроль буенча тикшерүнең графигын координацияләү хакында килешенгән. “Детский-мир”-Казань”ААҖ на җирле җитештерүчеләр продукцтясен сату мөмкинлекләрен эзләргә тәкъдим ителгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз