news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кризис аркасында вузларда белем алучы студентлар саны 10 процентка кимергә мөмкин

Россия яшьләр берлеге башлыгы фикеренчә, читтән торып һәм урта махсус белем алу бу хәлдән чыгу юлы була алыр иде

(Казан, 12 февраль, «Татар-информ»). 2014-2015 уку елында вузларда белем алучы студентлар саны 10 процентка кимергә мөмкин. Бу хакта Россия яшьләр берлеге матбугат хезмәте үткәргән тикшеренү нәтиҗәләре буенча хәбәр итә.

"Илебездә вуздаода укучылар саны елдан-ел кими. Әйтик, 2013-2014 елда студентлар саны 427 мең кешегә азайды, гәрчә 1996 елда (бу агым беренче курс студентларының туган елы) алдагы ел белән чагыштырган вакытта балалар ярты миллионга артыграк тууса да. 2012-2013 ел белән чагыштырган вакытта студентлар саны 7 процентка кимегән. 2014-2015 елларда да күрсәткечләр шундый ук. Белгечләр санап чыгарганча, быел икътисади кризис әлеге күрсәткечне 10 процентка кадәр җиткерергә мөмкин", - дип белдерә ТАСС Россия яшьләр берлеге башлыгы Павед Красноруцкий сүзләрен.

Аның фикеренчә, бу вәзгыятьтән чыгу юлы булып читтән торып һәм урта махсус белем бирүне үстерү тора.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100