news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кризис“2005-2010 елларга ТР социаль-икътисади үсеше” программасы үтәлешенә йогынты ясаган

Шулай да төп бурычларны үтәүгә ирешелгән

Казан, 2 март, “Татар-информ”, Айгөл Фәхретдинова). Агымдагы ел ахырында “2005-2010 елларга ТР социаль-икътисади үсеше” программасының гамәлдә булу вакыты чыга. Бүген Министрлар Кабинетында узган брифингта икътисад министры Марат Сафиуллин программаны гамәлгә ашыру барышында ирешелгән якынча нәтиҗәләрне игълан итте.
Тулай төбәк продукты үсеше - гамәлдәге программадагы төп күрсәткечләрнең берсе. “Әлеге күрсәткеч буенча программада каралган бурычларны, нигездә, чишүгә ирештек. Шулай да кризис йогынтысында, узган ел фаразлар үтәлеп бетмәде. Тулай төбәк продукты үсеше 5 еллык программада 38 процент күмендә фаразланган булса, бүгенгә ул 32 процент кына”, -ди Марат Сафиуллин. Программа үтәлешендә икенче төп күрсәткеч- сәнәгатьтә җитештерү күләме. Кризис шартларында узган 2009 ел нәтиҗәләрен санамаганда, сәнәгатьтә җитештерүне үстерү буенча бурычлар үтәлгән дияргә нигез бар. Өстәвенә, агымдагы ел башында сәнәгатьтә җитештерү индексы оптимизмга җирлек уята. Гыйнвар аенда үсеш 14, февралдә -6 процент тәшкил иткән. “Шатланырга барыбер иртә әле. Бу яңадан торгызу рәвешендәге үсеш. Сәнәгатьтә үсеш буенча 2010 гыйнвар аенда гына кризиска кадәрге дәрәҗәгә чыга алдык”, -дип ачыклык кертте икътисад министры.
Ә менә авыл хуҗалыгы кризис чорында да тотрыклылыгын саклап калган. Биредә үсеш 27,5 проценттан артык. Төп капиталга җәлеп ителгән инвестицияләргә килгәндә, алар 5 ел эчендә 2,7 мең тапкырга үскән. Ә программа буенча 1,5 тапкырга гына фаразланган булган. Икътисад министры моңа ирешүгә республикада алып барылган актив инвестиция сәясәте ярдәм итте, дип саный.
Ваклап сатуга килгәндә, биш еллык программада аның әйләнеше 1,7 тапкырга артыр дип фаразланса, гамәлдә үсеш 2,2 тапкыр булган. Кризис йогынтысында күләм кими төшсә дә, Россия буенча уртача күрсәткечтән барыбер югары кала. Тулай төбәк продуктында кече һәм урта предприятиеләрнең өлешенә килгәндә, 5 ел эчендә моңа ирешелгән. Шулай да кризислы 2009 ел фараз күрсәткечләренә кайбер төзәтмәләр керткән.
Халыкның яшәү дәрәҗәсе 2005-2010 елларга исәпләнгән үсеш программасының үзәгендә ята. “Бу күрсәткеч буенча алга куйган бурычларны чишүгә ирешелде”, -ди Марат Сафиуллин. Яшәү минимумыннан түбән керемле халыкның өлеше 9 проценка кадәр кимегән. Россия буенча уртача күрсәткеч 11 процент тәшкил итә. Җан башына туры килгән акча керемнәре буенча программада каралган күрсәткечләр арттырылган. 2009 елга аның күләме фаразланган 12500 сум урынына 15497 сум булган. Республикада уртача гомер озынлыгын 69,1 яшькә җиткерү фаразланса, 2009 ел башына 70,5 яшь булган. 2005-2009 елларда Татарстанда социал өлкәне финанслауга республика казнасыннан 23,1 млрд.сум финанслар бүлеп бирелгән. Алар 2079 урынга яңа балалар бакчасын, 15798 укучы урынына яңа мәктәпләр, 1696 урынга исәпләнгән хастаханәләр һ.б сафка бастырырга мөмкинлек биргән.
Шушы еллар эчендә Татарстан Россиядә, Идел буе округында лидерлар арасында урыны саклап калган. “2009 елны әле кыен булса да узган елларда тупланган “мая” хисабына уздык. Хәзер катлаулырак шартларда эшләргә туры киләчәк, ди Марат Сафиуллин.

news_right_1
news_right_2
news_bot