news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Криштиану Роналду һәм аның командасы Казанга килде

Футбол йолдызын аэропортта йөзләгән җанатары каршы алган.

(Казан, 15 июнь, «Татар-информ»). Португалия футбол җыелмасы Конфедерацияләр кубогында катнашу өчен Казанга килеп урнашты. Криштиану Роналду һәм аның командасы кичә кич Лиссабоннан чартер рейс белән Татарстан башкаласына килеп җитте.

Футбол йолдызын аэропортта йөзләгән җанатары каршы алган, әмма Криштиану Роналду алар янына чыкмаган. Бу хакта социаль челтәрләрдән кулланучылар хәбәр итә.

Шулай да Криштиану Роналду Казанга рәхмәтен җиткерергә өлгергән инде: үзенең инстаграмына "Рәхмәт, Казан!" – дип язып куйган.

Кайбер мәгълүматлар буенча, Португалия җыелмасы Казанда Ramada кунакханәсенә урнашкан һәм күнегүләрен Соцгородтагы "Рубин"ның базасында уздырачак.

Конфедерацияләр кубогы кысаларында Португалия футболчылары беренче матчын 18 июньдә "Казан Арена" стадионында Мексика җыелма командасына каршы уздыра. Моннан тыш алар 21 июньдә Мәскәүдә – Россия, 24 июньдә Санкт-Петербургта Яңа Зеландия командалары белән очраша.

news_right_1
news_right_2
news_bot