news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ә. Крганов оештырган шура 2017 елда ил күләмендә татар сүз сәнгате олимпиадасын уздырачак

Татар мөфтиләренең дини шурага берләшүе нәтиҗәсендә, әлеге оешманы татар мөфтияте дип атарга мөмкин, дип билгеләп үтте мөфти.

(Казан, 24 декабрь, “Татар-информ”, Лилия Локманова). Россия мөселманнары дини шурасы татар телен үстерү юнәлешендә эшләячәк. Бу хакта бүген “Ярдәм” тернәкләндерү үзәгендә узган матбугат конференциясендә Мәскәү, Россия үзәк төбәге һәм Чувашия Республикасы мөфтие, Россия мөселманнары дини шурасы җитәкчесе Әлбир Крганов хәбәр итте.

Аның сүзләренчә, беренче адым итеп 2017 елда Россия күләмендә рус һәм татар сүз сәнгате буенча олимпиада уздырачаклар. “Рус сүз сәнгате буенча олимпиада студентларга Көнчыгыш буенча, ислам хакында булган әсәрләрне ни дәрәҗәдә белүләрен күрсәтү мөмкинлеге бирә. Пушкинның да, башка язучыларның да бу темага язган әсәрләре шактый. Татар язучыларының да халыклар дуслыгы һ.б. юнәлешләрдә иҗат ителгән әсәрләре күп”, - дип аңлатма бирде Әлбир Крганов.

Татар мөфтиләренең дини шурага берләшүе нәтиҗәсендә, әлеге оешманы татар мөфтияте дип атарга мөмкин, дип билгеләп үтте мөфти.

“Без дини шураны татар мөфтияте дип атый алабыз, чөнки татар мөфтиләре берләште. Шулай ук безнең Дагыстан мөфтияте белән дә килешү бар. Алар дини шураның партнерлары булачак. Кырым мөфтияте белән дә килешү төзү хакында сөйләшүләр алып барыла”, - диде дини шура рәисе.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100