news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Крестьян-фермер хуҗалыклары арасында грантлар алу буенча конкурста катнашу өчен гаризалар кабул ителә

КФХлар "2014 елда ТРда КФХ базасында гаилә терлекчелек фермаларын үстерү" ведомство программасында катнаша ала

(Казан, 20 октябрь, «Татар-информ»). ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы крестьян-фермер хуҗалыклары арасында грантлар алу буенча конкурста катнашу өчен гаризалар кабул итә. КФХлар "2014 елда ТРда КФХ базасында гаилә терлекчелек фермаларын үстерү" ведомство программасында катнаша ала.

Сөт фермаларын оештыру өчен, грантларны, ким дигәндә, 24 баш сыерлары булган КФХлар ала. Ә ит терлекчелеге белән шөгыльләнү өчен грант алуга дәгъва кылучыларга 30 баш мөгезле эре терлек булу шарт. Дуңгыз фермасын ачу өчен, 10 баш дуңгызың булу зарур.  Программада катнашу өчен башка хайваннарның да күпме булырга тиешлеге билгеләнгән.

Документ һәм гаризалар 2014 елның 21-30 октябрендә Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында кабул ителә.                      

news_right_1
news_right_2
news_bot