Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Республика көненә багышланган концертта Азат Абзалов: Казаныбыз чәчәк ата
Бүген «Казан» гаилә үзәге янында Республика көненә багышланган концерт гөрли. Биредә артистлардан Алсу-Азат Фазлыевлар, Алинә Шәрипҗанова, Анастасия Макарова, Татьяна Буланова һәм «Хор Турецкого» чыгыш ясый. Бәйрәмгә Россиянең һәм Татарстанның төрле төбәкләреннән берничә мең кеше җыелган.
«Карагыз, Казаныбыз һәм яраткан республикабыз ничек чәчәк ата, ул бүген нинди матур! Мин сезгә сәламәтлек, бәхет, иминлек, тыныч күк йөзе телим. Әлеге матур шәһәребездә тагын озак еллар яшик һәм аңа хезмәт итик», – дип сәламләү сүзе белән мөрәҗәгать итте Казан Башкарма комитетының мәдәният идарәсе җитәкчесе Азат Абзалов. Шулай ук ул бәйрәм кысаларында август аенда 14 яшь тулучы балаларга паспортлар тапшырды.
Фото: © «Татар-информ», Зөлфия Шәвәлиева
Бәйрәм концеры традицион рәвештә салют белән тәмамланачак. 22:00 сәгатьтә Казансу елгасы акваториясендә бәйрәм салюты була. Салют карау өчен иң яхшы урыннар – Казансу елгасы яр буе.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз