Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда бераз салкынайтачак

Крещение вакытында Татарстанда температураның тотрыклы төшүе көтелә. Бу хакта республиканың Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
14 гыйнварга каршы төндә республикада һава торышына атмосфера фронты йогынтысы дәвам итәчәк. Бераз кар явачак, һава температурасы -3..-8 градус була. Көндез атмосфера фронты чигенә һәм урыны белән генә кар явачак. Шулай ук бераз буран чыгуы мөмкин, юлларда бозлавык көтелә. Көндез һава температурасы -1..-6 градус була.
Чәршәмбе, 15 гыйнварга каршы төндә республика тыл агымы йогынтысында кала. Бераз кар явуы, температураның -4..-9 градуска кадәр төшүе фаразлана. Әмма көндез төньяк циклонның чираттагы актив атмосфера фронты Татарстанда кабат кар алып киләчәк. Урыны белән буран көтелә, күз күреме начарлану ихтимал. Көндез -1..-6 градус була.
Пәнҗешәмбе, 15 гыйнвар төнендә республикада кар явачак, урыны белән бераз буран кубачак. Атмосфера фронтының көнчыгышка китүе аркасында, көндез югары басым тәэсир итә башлаячак. Татарстанның күпчелек районнарында явым-төшемнәр туктаячак, бары тик көнчыгыш районнарда гына бераз кар яварга мөмкин. Төнлә һава температурасы -5..-10 градус, ә көндез -3..-8 градус була.
Метеорологларның якынча фаразлары буенча, җомга һәм шимбә көннәрендә – 17-18 гыйнварда Татарстанда бераз кар явуы көтелә. Төнлә (18 гыйнварга каршы төндә) термометр баганалары -9..-14 градуска кадәр төшәчәк. Көндез -3..-8 градус була.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз