Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
“Kremlin LIVE-2010” фестивалендә Ираклий Пирцхалава һәм Юрий Усачев катнашачак
11-12 сентябрь көннәрендә Казан Кремлендә “Kremlin LIVE-2010” дип аталган заманча мәдәният фестивале узачак
(Казан, 6 сентябрь, “Татар-информ”, Ләйсән Әсәдуллина). 11-12 сентябрь көннәрендә Казан Кремлендә “Kremlin LIVE-2010” дип аталган заманча мәдәният фестивале узачак. Фестиваль борынгы кирмән эчендә икенче тапкыр үткәрелә. Әлеге фестивальнең үзенчәлекләре турында бүген Республика массакүләм мәгълүмат чаралары агентлыгында узган матбугат конференциясендә сөйләделәр.
“Казан Кремле” тыюлыгы директоры Рамил Хәйретдинов әйтеп үткәнчә, беренче тапкыр 2009 елда уздырылган чара Татарстанда гына түгел, Россия төбәкләрендә, якын чит илләрдә яклау таба һәм зур яңгыраш ала. Аны ТР Мәдәният министрлыгы, “Казан Кремле” музей-тыюлыгы һәм JIVE Group Prodaction иҗат берләшмәсе оештыра. Фестивальгә Американың танылган джаз музыканты, композитор һәм продюсер Mаркус Миллер, “Scorpions” немец рок-төркеме, шулай ук СССРның халык артисткасы Эдита Пьеха теләктәшлек белдергән. Бүгенге көндә Маркус Миллерның 2011 елдагы фестивальдә катнашу мөмкинлеге турында сөйләшүләр бара.
Быелгы фестивальдә катнашучылар арасында АКШ, Франция, Италия, Израиль, Конго, Куба, Һиндстан, Россиянең Өфе, Тольятти, Татарстан, Мәскәү, Санкт-Петербург, Екатеринбург, Ырымбур өлкәләреннән музыкантлар, сәнгать әһелләре катнаша. Чыгыш ясаучылар арасында музыкант Олег Бутман һәм аның Jazz Passion төркеме, АКШтан танылган барабанчы Leon “Foster” Thomas, Грузиядән Ираклий Пирцхалава, поп-музыкант Юрий Усачев, Израильдән Shulman төркеме, Кубадан Habano төркеме, Kimbata интернациональ төркеме, Татарстаннан Дәүләт камера хоры булачак. Музыкантларның һәрберсе үзенчәлекле эксклюзив программа тәкъдим итәчәк. Шулай ук кунак булып Нобелев премиясе номинанты, Һиндстаннан гуманитар лидер Шри Шри Рави Шанкарның да килүе көтелә. Барлыгы Казан Кремле 260 катнашучыны каршы алачак дип көтелә.
“Kremlin LIVE-2010” фестивале кысаларында Казан Кремлендә төрле әдәби, арт-, фотопроектлар, әдәби перформанслар, әдәби-музыкаль куелышлар тәкъдим ителәчәк; Казан киностудиясе архивында саклана торган фильмнар күрсәтеләчәк. Фестиваль чаралары 12 сәгатьтә башланып 23 сәгатькә кадәр дүрт мәйданчыкта – “Туп Сарае”, “Манеж”, “Хәзинә” галереясендә, Преображен манарасы янында оештырылачак. “Безнең фестивальнең тамашачысы нечкә сиземле, акыллы һәм зыялы. Шуңа күрә без чараның зур югарылыкта узуына ышанабыз. Без үзебезнең 15 меңгә якын тамашачысын җыярбыз дип уйлыйм”, - диде Рамил Хәйретдинов.
Матбугат конференциясендә әйтелгәнчә, фестиваль кысаларында 7 сентябрьдә “Манеж” күргәзмәләр үзәгендә берничә күргәзмә ачылачак. Казан фоторәссамы Антон Райхштат үзенең “Константинополь хикәяләре” дип исемләнгән күргәзмәсен тәкъдим итәчәк. Нидерланды иленнән килгән фотограф Hans ten Broeke “I re-found my soul in Kazan” исемле фотокүргәзмәсе белән таныштырачак. Фестиваль кысаларында шулай ук татар язучысы һәм җәмәгать эшлеклесе, Татарстанның халык язучысы, Г.Тукай һәм Г.Исхакый премияләре лауреаты Гариф Ахуновны искә алу кичәсе дә уздырылачак. Аңа быелның сентябрендә 85 яшь тулган булыр иде.
Рамил Хәйретдинов ышандырганча, киләсе елларда фестивальдә мөселман суфыйлар һәм православие динендә гыйбадәт кылу музыкасы да яңгыраячак. 2011елда узачак фестивальдә инде бүген Франция, Алмания, Белоруссия, Украинадан музыкантлар катнашырга теләк белдергән.
Искә төшереп үтәбез, “Kremlin LIVE” фестиваленең максаты – үз шәһәрен һәм республикасын яратучы сәләтле яшьләргә заманча музыка һәм сынлы сәнгать җәүһәрләрен таныту, аларны заманча мәдәнияткә тарту.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз