news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кремльдә туристлар өчен XIX гасырдагы татар киемнәрен күрсәттеләр

Биредә борынгы милли костюмнар экспозициясен, аларның заманча стилизациясен күреп булачак.

Кремльдә туристлар өчен XIX гасырдагы татар киемнәрен күрсәттеләр
Рамил Гали

«Казан Кирмәне» музей-тыюлыгында Изольда Сахарова җитәкчелегендәге «Мисс Татарстан» бәйгесендә катнашкан модельләр XIX гасырдагы һәм бүгенге көндәге заманчалаштырылган татар милли киемнәрен туристларга күрсәтте.

«25 ел дәвамында без Татарстанның төрле чараларында күрсәтә торган коллекцияләр булдырдык. Матурлык бәйгесендә катнашкан кызларыбыз сәхнәгә татар милли киемнәрен киеп чыга, аэропортта һәм Мөселман кинофестивалендә кунакларны каршы ала. Аерым подиум мәйданчыгын оештырырга, тамашаның даими рәвештә булуын телим. Музей экспозицияләренә бу заманча концепт кертәчәк», - диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Оештыручылар әйтүенчә, алга таба бу урынны туристларны җәлеп итү үзәкләренең берсе буларак кулланырга планлаштыралар, чөнки биредә борынгы костюмнар экспозициясе дә, аларның заманча стилизациясе дә урнашачак. Шоурум ачарга да телиләр, анда яңа алым белән тегелгән милли киемнәрне сатып алырга мөмкин булачак.

Изольда Сахарова XIX гасыр костюмнарының торгызылганлыгын әйтте. «Сез борынгы ефәк, итальян винтаж тукымасын, шулай ук коллекционерлардан сатып алынган тарихи татар бизәнү әйберләрен күрә аласыз», - диде ул.

«Бер костюмны торгызып бетерү өчен берничә ел һәм йөз мең сум кирәк булырга мөмкин. Мәсәлән, коллекционерлар базарында шул заман бер брошькасы 5 мең сум тора. 200 ел элек булган татар муенсасы 50 мең сумга төшәргә мөмкин. Мондый костюмнарны ясау өчен, Бөек Ватан сугышы чорында Россиягә кергән Кытай ефәген файдаланалар. Бу костюмнар сатылмый, әмма тарихны бүгенге көндә дә күрергә мөмкин», - диде Сахарова.

Подиумда модельер Руслан Габовның ир-атларның милли-тарихи костюмнары коллекциясе дә күрсәтелде. Әмма күпчелек костюмнарның авторы – Солтан Салиев. «Костюмнар итальян, немец һәм Россия тукымаларыннан эшләнде. Бу XIX гасырның алтын коллекциясе, безнең бөтен мәдәни интеллигенция нәкъ менә шундый костюмнарда йөргән. Хәзер аларны кию бик актуаль, без моның безнеке, татарныкы булуын исбатларга телибез», - ди Салиев.

«Без заманча технологияләр һәм дизайн кулланып, костюмның бөтенлеген һәм төп нөсхәсен сакларга тырышабыз. Теләсә нинди этник коллекция эшләү бик күп вакытны ала, аеруча теге яки бу коллекция өчен материал сайлауга вакыт китә», - диде дизайнер Солтан Салиев.

  • Башкала халкы һәм кунаклары өчен көненә ике-өч тапкыр костюмнарны тәкъдим итү подиумын оештырырга телиләр. Графикны туристик төркемнәргә яраклаштырып та ясарга мөмкиннәр. Бу – Татарстан мәдәният министрлыгы һәм «Мисс Татарстан» конкурсын оештыручы Изольда Сахарова проекты.
Фоторепортаж: Рамил Гали
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100