news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кремльдә Россиядә мобилизацияне дәвам итү турындагы хәбәрләргә ышанмаска өндәделәр

Телеграм-каналларда Россиядә имештер мобилизация дәвам итүе турында язылган хәбәрләргә әһәмият бирергә кирәкми. Бу хакта РФ Президентының матбугат сәркатибе Дмитрий Песков журналистларга әйтте. ТАСС шул хакта хәбәр итә.

«Гомумән алганда, Телеграм-каналларга мондый әһәмият бирергә кирәкми. Төп чыганак булып Россия Федерациясе Президенты җитәкчелегендәге рәсми хакимият тора», – диде Кремль вәкиле, имештер мобилизация дәвам итә дигән  хәбәрләргә аңлатмасын биреп.

Бу хакта рәсми хакимият «күп тапкырлар әйтте», дип өстәде Песков.

2022 елның 21 сентябрендә РФ Президенты Владимир Путин өлешчә мобилизация турында карар имзалады. 28 октябрьдә РФ Саклану министрлыгы башлыгы Сергей Шойгу өлешчә мобилизация тәмамлануы турында хәбәр итте.

Соңрак дәүләт башлыгы илдә кабат мобилизация игълан итү өчен нигез булмавын берничә тапкыр әйтеп узды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100