Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Кремльдә Путин һәм Трамп арасындагы әңгәмәнең күпме дәвам итәчәген әйттеләр
Россия һәм АКШ Президентлары Владимир Путин белән Дональд Трамп арасындагы әңгәмә ким дигәндә алты-җиде сәгать дәвам итәргә мөмкин, дип белдерде Кремль вәкиле Дмитрий Песков Беренче канал эфирында. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.
«Тулаем алганда, аның ким дигәндә алты-җиде сәгатькә сузылачагын күз алдына китерергә мөмкин», - диде ул. Президентның матбугат секретаре ачыклык керткәнчә, башта әңгәмә икәүдән-икәү, шулай ук ярдәмчеләр катнашында узачак, аннары сөйләшүләр делегацияләр составында, эш ланчы форматында дәвам итәчәк, шуннан соң лидерларның уртак матбугат конференциясе планлаштырылган.
Песков шулай ук Мәскәү саммитның нәтиҗәле булачагына өметләнә, дип өстәде.
Путин белән Трампның очрашуы Эльмендорф - Ричардсон хәрби базасында уза, Россия лидеры Аляскага Мәскәү вакыты белән 22.00 сәгатьтә киләчәк.
Украина кризисын җайга салу очрашуның үзәк темасы булачак, яклар Мәскәү һәм Вашингтон арасындагы хезмәттәшлек турында фикер алышачак. Президентлар тынычлык һәм иминлекне тәэмин итүгә бәйле бурычлар, халыкара һәм төбәкләрнең көн тәртибендәге мәсьәләләр турында фикер алышыр дип көтелә.
Саммит вакытында документларга имзалау көтелми. Ирешелгән килешүләр турында сәясәтчеләр уртак матбугат конференциясендә сөйләячәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз