Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Кремльдә Путин белән Малайзия премьер-министрының сөйләшүләре башланды
Кремльдә Россия Президенты Владимир Путинның Мәскәүгә рәсми сәфәр белән килгән Малайзия премьер-министры Әнвәр Ибраһим белән сөйләшүләре башланды. Яклар ике яклы сәяси һәм сәүдә-икътисади хезмәттәшлекнең төп мәсьәләләре, шулай ук халыкара һәм региональ көн тәртибендәге актуаль темалар турында фикер алышырга ниятли.
Очрашу башында Владимир Путин илләр арасында дустанә мөнәсәбәтләр булуны билгеләп үтте һәм сәфәрнең нәтиҗәле булачагына ышаныч белдерде.
«Һич шикләнмим: сезнең сәфәр эчтәлекле генә булмаячак, ә яхшы дәрәҗәдә узачак һәм безнең илләр арасындагы мөнәсәбәтләрне алга таба үстерүгә ярдәм итәчәк», – дип белдерде Россия лидеры.
Малайзия премьер-министры Россиянең стратегик партнер буларак әһәмиятен ассызыклады һәм төрле өлкәләрдә хезмәттәшлекне тирәнәйтергә әзер булуын белдерде.
Әнвәр Ибраһим шулай ук элегрәк Владивостокта узган фикер алышуларның әһәмиятен билгеләп үтте һәм Казанда конструктив диалог дәвам итәчәгенә өмет белдерде. Казанда ул «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» форумында катнашачак.
Владимир Путин Малайзиянең Югары хакиме Солтан Ибраһимга иң яхшы теләкләрен җиткерүне сорады һәм Россиядә аның килүен түземсезлек белән көтүләрен ассызыклады.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз