Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Кремльдә Мәскәүдә Җиңү Парадында катнашачак дәүләт лидерларын атадылар
9 Майда Мәскәүдә Кызыл мәйданда узачак Җиңү Парадында Бәйсез Дәүләтләр Берлеге илләре лидерлары — Беларусь лидеры Александр Лукашенко, Казахстан лидеры Касым-Жомарт Токаев, Кыргызстан лидеры Садыр Җапаров, Таҗикстан лидеры Эмомали Рахмон һәм Төркмәнстан лидеры Сәрдар Бәрдемөхәммәдов, шулай ук Куба, Лаос һәм Гвинея-Бисау президентлары Мигель Диас-Канель Бермудес, Тхонглун Сисулит һәм Умару Сисоку Эмбало катнашачак. Бу хакта журналистларга РФ Президенты ярдәмчесе Юрий Ушаков сөйләде, дип хәбәр итә ТАСС.
Парадка Бәйсез Дәүләтләр Берлеге, Россия һәм Беларусь берләшкән дәүләте, Коллектив куркынычсызлык турындагы килешү оешмасы, Евразия Икътисади берлеге һәм Шанхай хезмәттәшлек оешмасы структуралары җитәкчеләре, шулай ук дус дәүләтләрнең илчеләре һәм хәрби атташелары чакырылган.
Ушаков сүзләренчә, парадта Әрмәнстан Премьер-министры Никол Пашинян һәм Азербайҗан Президенты Илһам Алиев булмаячак. Соңгысының булмавы «Гейдар Алиев [аның әтисе, илнең элеккеге лидеры] истәлегенә багышланган тантаналы чаралар үткәрү белән бәйле», дип аңлатты дипломат.
Чарадан соң кунаклар Александров бакчасындагы Билгесез солдат каберенә күмәкләшеп чәчәкләр салу тантанасында катнашачак. Аннары парадта катнашучы делегацияләр җитәкчеләре өчен Кремльдә РФ Президенты Владимир Путин исеменнән кабул итү оештырылачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз