Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Кремльдә «Казань» журналының җәйге кичәсендә басманың ике яңа саны тәкъдим ителәчәк
Чәршәмбе, 10 июньдә, Казан Кремленең Гавәми урыннары ишегалдында «Казань» журналының беренче җәйге кичәсе узачак. Журнал инде дүртенче ел рәттән җәйге саннарын әлеге мәйданчыкта презентацияли.
Тамашачыларга журналның бишенче һәм алтынчы саннары тәкъдим ителәчәк. Май саны «Казан – ислам дөньясы башкаласы» темасына, ә июнь саны халык, хәрәкәтчән һәм өстәл уеннарының төрлелегенә багышланган.
Презентациягә килүчеләр бу саннарның геройлары һәм авторлары белән очрашачак. Шулай ук артистлар чыгыш ясаячак һәм укучылар белән тере аралашу оештырылачак.
Чыгыш ясаучылар арасында Рөстәм Абязов, Гөлзада Сафиуллина, Денис Денисов, Айрат Фәйзрахманов, Рауза Солтанова, Айрат Ситдыйков, Ильяс Мөстәкыймов, Евгения Нестерова җитәкчелегендәге «Мама Миа» хоры һәм башкалар булачак.
Кичәне басманың баш мөхәррире Альбина Әбсәләмова алып барачак.
Чара 18:30 сәгатьтә башлана. Керү ирекле. Яшь чикләве – 6+.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз